Мәдинә Камалова 40 елдан артык "Татнефть" системасында хезмәт куя

2022 елның 6 августы, шимбә

Мәдинә Камалова-яраткан һөнәренә тугры калган бик сирәк кешеләрнең берсе.

Бухгалтер булырга балачактан хыяллана ул.

- Әни безне, 4 баланы ялгызы тәрбияләде, гомер буе колхозда эшләде, бик авырлык белән үстек. Шуңа җиңелрәк эш кызыксындыргандыр бәлки. Аннан, математика, физика, химия кебек фәннәрне үз итә идем, саннар дөньясы шуңа җәлеп итте бугай, – дип искә ала ул вакытларны.

Хыялы Казан финанс-икътисад институтына укырга керү була, әмма авыл мәктәбеннән килгән кыз баланың русчасы йомшаграк булганга, имтиханнарны тапшыра алмый. Тик шулай да үз хыялыннан баш тартмый – төзелеш техникумына укырга кереп бухгалтер һөнәре ала.

 - Икенче курста укыганда, мине 4 айлык практикага «Татнефть»нең төзелеш-монтаж идарәсенә җибәрделәр. Аннары, диплом алгач, миңа эш эзләргә туры килмәде, туры шунда кайттым, – ди Мәдинә Минвәлиевна.

Яшь белгечкә бу вакытта 19 яшь кенә тулып килә торган була әле. Беренче ике елында Нурлатка туган авылы Кизләүдән  йөреп эшли. Япь-яшь кызга өй мәшәкатьләрен дә, авыру әнисен карауны да үз өстенә алырга туры килә. Ул үзенең тормыш юлдашын биредә, ъзе эшли торган оешмада очрата. Ул чагында машина әле шофер  булып эшләп йөрүче Фәритен үзенең сабырлыгы, гадилеге белән гашыйк итә, ике ай дигәндә өйләнешеп тә куялар. Әмма яшь гаиләнең бәхетле мизгелләре озакка бармый-күп тә үтми әнисе фаҗигале төстә үлеп китә. 13 яшендә ятим калган сеңлесенә  Мәдинә белән Фәрит чын таяныч була, башка кыз туганнарына да әти-әни кайгыртуы күрсәтә. Еллар узу белән бу гаиләнең игелеге, ярдәме тагы ничәмә-ничә кешегә җитә әле. Алар тату, башкаларга үрнәк булып гомер итәләр. Тиздән гаилә корып яши башлауларына да тиздән 40 ел булачак инде.

Ә «Нурлатнефть»НГДУсына бухгалтер булып эшкә килүенә июльдә 41 ел тулган. Шул вакыт эчендә читтән торып югары белем алырга да өлгерә. Хәзерге Мәдинә Минвәлиевна «Татнефть»ГАҖнең Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәгенең нефть-газ чыгару идарәсендә чыгымнарны исәпкә алу бүлегендә әйдәп баручы бухгалтер булып хезмәт куя. Бүген биредә белгечләргә төрле шәһәрләрдәге  9 цех белән эшләргә туры килә. Компаниядә хезмәткәрләргә карата таләпләр югары-һәрчак эзләнүдә булырга, яңалыкларны өйрәнеп торырга кирәк. Бу яктан исә Мәдинә Камалова күп кенә яшьләргә үрнәк булырлык әле. Эш дәверендә 4 төрле программаны гына үзләштерергә туры килгән. Һәр яңалыкны беренче булып, ниндидер үҗәтлек белән, кызыксынып өйрәнә  ул. Шул еллар эчендә «Нурлатнефть» НГДУсы бүләкләренә, 2016 елда «Татнефть»нең Мактау грамотасына лаек булган.

 – Мин үз һөнәремне һәрчак яратып башкардым. Яшьтән үк эшкә сөенә-сөенә килә идем. Бүген дә шулай. Көне буе саннар эчендә утыру күңелсез кебек тоелса да, мин аннан  рәхәтлек табам. Шул еллар эчендә төрле вакытлар булгандыр инде: авырлыклары да, проблемалар да. Әмма беркайчан китәм, димәдем, эш урыны алыштыру турында уйламадым да. Янәшәмдә һәрчак ярдәм итәргә әзер кешеләр булды чөнки. Башта баш хисапчы Майя Федоровна Кулагина җитәкчелегендә күп нәрсәгә өйрәндем, соңрак Идрис Ислам улы ХӘМӘТВӘЛИЕВ остазым булды. Миңа башка оешмада баш хисапчы эшен тәкъдим иткәч тә, риза булмадым. Үз коллективымнан аерыласым килмәде, - ди әңгәмәдәшем.

Ул озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре-ветераннар белән дә һәрчак элемтәдә. Алар исә Мәдинә Камалованың бүлектә төрле бәйрәмнәрне, онытылмаслык итеп оештыруын бүген дә үзгә бер җылылык белән искә алалар. Мәдинә Минвәлиевна бүген инде үзе яшьләр белән бик теләп тәҗрибә уртаклаша.

- Мәдинә Минвәлиевна белән без инде 15 ел бергә эшлибез. Төрле сораулар белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килә һәм ул беркайчан да булышмый калмый. Безнең арада беркайчан да аңлашылмаучанлык чыкканы юк, - ди Анна Маркелова.

Менә инде дүрт дистә ел буена  Мәдинә Камалова һәр иртә ашыгып эшенә бара, ашкынып өенә кайта. Өендә аны өч дистә елга якын Нурлат УТТсы профкомын җитәкләп, бүген инде лаеклы ялга чыккан яраткан тормыш иптәше Фәрит Мансурович, уңайлы өе, җиләк-җимеш тулы бакча, яшелчәсе, аллы-гөлле чәчәкләре каршы ала. Уллары Фәнис һәм кызлары Лилиягә лаеклы белем һәм тәрбия биргәннәр, бүген инде икесенең дә үз гаиләләре. Ике оныклары-Зәлинә һәм Айсылу үсеп килә. Кызы Лилия әнисе һөнәрен сайлаган, Мәдинә Минвәлиевнаның Казан финанс-икътисад институтында белем алу хыялын ничәмә еллардан соң ул тормышка ашырган.

...Тиздән Камаловларның тату гаиләсендә бөтен кешегә бергә җыелырга тагын бер матур сәбәп барлыкка киләчәк-Мәдинә Минвәлиевна үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу көннәрдә исә хезмәттәшләренең ихлас котлаулар һәм җылы теләкләрен дә ул олы хөрмәт билгесе буларак кабул итәчәк – шул предприятиегә тулы бер гомер багышланган бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International