Нурлатта тантаналы шартларда тимерьюлчыларны хөрмәтләделәр

2022 елның 5 августы, җомга

Бүген, 5 августта, тимерьюлчылар көне алдыннан бәйрәм чарасы узды. Тормыш һәм хезмәт эшчәнлеге тимер юл белән бәйле булган нурлатлыларны, шулай ук тармак ветераннарын тимерьюлчылар скверы сәхнәсендә хөрмәтләделәр. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән аларны һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров котлады, изге теләкләрен җиткерде.

«Бүген безнең илдә тимер юл системасында 880 меңгә якын кеше хезмәт куя. Нурлат тарихы тимер юл белән тыгыз бәйләнгән, бу тармакта ветераннарыбыз да, тулы бер династияләр дә бар, – диде ул, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп. - Нурлат көннән-көн үсә, тимерьюлчылар микрорайонында матур йортлар, социаль объектлар төзелә, яңа сквер да барлыкка килде. Шәһәрдә нурлатлылар, шул исәптән тимерьюлчылар да уңайлы мохиттә яшәсен өчен барысы да эшләнә».

Чара бүләкләүләр белән дәвам итте. Кайбер тимерьюлчылар һәм тармак ветераннары ведомство бүләкләренә, шулай ук Нурлат районы башлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.

Катнашучыларны журналист, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, ТР Чуаш язучылары берлеге әгъзасы, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Валентин Бурайкин сәламләде. Ул «Нурлат хроникасы»поэмасыннан өзекләр укыды.

Бәйрәмне район үзешчәннәренең иҗади номерлары бизәде.

Бу вакытта скверда балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды: мәйданчыкларда аниматорлар – күңелле уеннар, ә район спортчылары-спорт уеннары үткәрде. Теләүчеләр ГТО нормаларын да тапшыра алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International