2022 елның 6 августына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2022 елның 5 августы, җомга

2022 елның 5 августында 18 сәгатьтән алып 6 августта 18 сәгатькә кадәр алмашынучан болытлы һава булуы көтелә, явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+16˚.

Һаваның максималь температурасы көндез +30..+32˚.   

6нчы августка урман хуҗалыгы федераль агентлыгының һәм «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУнең дистанцион мониторингының мәгълүмати системасы мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 14 муниципаль берәмлектә (шул исәптән Нурлат районында) урманнарның янгын чыгу куркынычы югары (4 класс) булуы фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International