Нурлатлылар «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында эшне оештыру буенча киңәшмәдә катнашты

2022 елның 5 августы, җомга

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үткәрде.

Киңәшмәдә идарәче компанияләрнең «Халык контроле» системасы эше турындагы мәсьәлә каралды. Хәзер, гражданнарның яшәү шартларын яхшырту, торак-коммуналь өлкәдә уңайлы шартлар тудыру максатыннан, әлеге системага турыдан-туры идарәче компанияләр тоташтырылган, һәм халык гаризалары турыдан-туры алар адресына килә. Бу хәбәрнамәләрнең оператив һәм сыйфатлы башкарылуына ярдәм итә. Киңәшмә барышында идарәче компания алдына хәбәрнамәләргә оператив, үз вакытында җавап бирү һәм проблемаларны хәл итү буенча үз вакытында чаралар күрүгә кагылышлы бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International