Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Бәллүр каләм»-«Хрустальное перо» еллык республика журналистлар премиясен тапшыру тантанасы булды.
Быел конкурска 1600дән артык эш керде, тугыз номинациядә һәм өч махсус проектта җиңүчеләрне билгеләделәр. Ә «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләрне Нурлат районы педагогы – «Россия Ел укытучысы-2022» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Илнур Әмиров тапшырды.
«Мин сезнең белән монда булуым белән бик горурланам. Һәрвакыт позитив,алга омтылучан, иҗади булып калыгыз, һәм сезнең материалларыгыз иң яхшысы һәм укылганы булсын», – дип мөрәҗәгать итте яшь педагог тантанада катнашучыларга.