Нурлат районының Иске Әмзә авылы янында чишмәне төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара

2022 елның 5 августы, җомга

Бүгенге көнгә авыл халкы чишмәнең каркасын урнаштырды.

Әмзә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина сүзләренә караганда, тиздән биредә беседка һәм эскәмияләр барлыкка киләчәк. Территорияне дә төзекләндерү планлаштырыла.

Биредә эшләр апрель аенда ук башланды, алар гражданнарның үзара салым һәм спонсорлык ярдәме хисабына алып барыла. Бу вакыт эчендә чишмә яңа бура бурап төшерәләр, аны евробрус белән тышлыйлар, территорияне койма белән дә әйләндереп алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International