Кичә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Бәхтияров Илнур Ислам улы рәислегендә, торак-коммуналь хуҗалык объектларын 2022/2023 елгы җылылык бирү чорына әзерләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында республика штабы утырышы булды.
Республика штабы утырышы нәтиҗәләре буенча җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарына социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны әзерләү барышын контрольгә алырга кушылды. Идарәче компания җитәкчеләренә, расланган чаралар планнарына туры китереп, вакытында ягулык сезонына әзерлекне үткәрергә, Башкарма комитетка әзерлек барышы турында мәгълүматны үз вакытында тапшырырга, юдырту һәм опрессовкалау актлары, төтен чыга торган һәм җилләтү каналларын тикшерү, «Торак фонды мониторингы» автоматлаштырылган системасына әзерлек паспортларын күрсәтү турында актуаль мәгълүматларны кертергә күрсәтмә бирелде.
Бәхтияров Илнур Ислам улы шулай ук оешмаларда хезмәтне саклауны һәм куркынычсызлык техникасын оештыру һәм ишегалды территорияләрендә үлән чабуны оештыру мәсьәләсе турында да сөйләде.