Июнь аенда Чияле-Алан участок урманчылыгында яфракларын парсыз ефәк корты ашаган зарарланган урман участоклары ачыкланды.
Урман фондын тикшергәннән соң, Тумба, Тимерлек, Мамык, Чулпан участок урманчылыкларында да шундый ук участоклар ачыкланган. "2022 елның 20 июнендә без Татарстан Республикасы урман саклау үзәгенә урманнарны парсыз ефәк кортлары зарарлагаурыннар турында хәбәр иттек.
Иң зарарланган участоклар Чияле Алан, Тимерлек һәм Тумба участок урманчылыклары территориясендә урнашкан.
Иң аз мәйдан Восход участок урманчылыгында», - диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе - урманчы Рөстәм Галиев. Аның сүзләренә караганда, Восход участок урманчылыгы территориясендә урнашкан питомникта зарарланган урыннар табылмаган.
Куркыныч корткычларга каршы көрәш чараларын республиканың җиде урманчылыгы вәкилләре катнашында Нурлат урманчылыгы базасында узган семинар-киңәшмә барышында карадылар. ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов биредә урманнарны җентекләп тикшерү көзгә планлаштырылуын әйтте.
Семинар-киңәшмәнең практик өлеше быел Нурлат урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларының яшел ефәк кортлары белән зарарлану очраклары теркәлгән участокларда узды.
"Яман корткычларга каршы көрәшнең төп чарасы булып, үсентеләрне яз көне, майның беренче ун көнендә инсектицидлар белән эшкәртү тора. Зарарлы организмнарны юк итү яки киметү буенча чараларны үткәрү җир өстендә яки авиация ысуллары белән гамәлгә ашырылырга мөмкин", - дип билгеләде министр урынбасары.