Нурлатта футбол буенча район чемпионатының чираттагы матчы узды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Нурлатта  «Тулпар» һәм «АТП» командалары арасында футбол матчы узды.

Әлеге уен 2022 ел сезонында яшьләр командалары арасында футбол буенча район чемпионаты кысаларында узды. «АТП» – «Тулпар» командалары очрашуы 1:3 исәбе белән тәмамланды.

Чемпионатның киләсе уены иртәгә, 5 августта, 18.30да Г.С. Хөсәенов исемендәге стадионда узачак. Җиңү өчен «Легион» - «Спартак» командалары көрәшәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International