Территорияне коры үләннән чистартып тору-һәр җир участогы хуҗасының бурычы.
Бакчачыларның яки шәхси торак йортта яшәүчеләрнең һәркайсы да участогындагы печәнне вакытында җыештырып алу һәм коры үләннәрне җыеп торуның мөһимлеген аңламый.
Гәрчә, моны янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшләргә кирәк булса да.
Чөнки биек үскән коры үлән бик куркыныч. Сүндерелмәгән тәмәке яки башкасы янгын чыгу сәбәбе булырга мөмкин.
Янгыннарны булдырмас өчен үләнне җәй буена кимендә өч тапкыр чаптырырга кирәк. Бу чара киләсе язгы-җәйге янгын куркынычы янаган чорда үлән янгын куркынычын сизелерлек киметәчәк. "Үлән” янгыннары китергән зыян бик җитди булырга мөмкин.
Хөрмәтле гражданнар!
Янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәгез. Ут белән эш иткәндә аеруча игътибарлы булыгыз. Балаларның ут чыганакларына якын килүен чикләгез. Исегездә тотыгыз, вакытында җыеп алынмаган коры үлән утның тиз таралуына һәм янып китү кебек җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип хәбәр итә 73нче ПСЧ инспекторы Наталия Кузнецова.