«Чык тамчысы» балалар бакчасында балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирүнең бер формасы булып мәдәни-ял чаралары (Ватанны саклаучылар көне, Җиңү Көне, РФ Конституциясе көне, Россия көне һ.б.) уздыру тора. Ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә Россиядә хәрби-диңгез флоты көне, ә 2 августта һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Менә безнең балалар бакчасы да бу вакыйгалардан читтә калмады.
Беренче августта безнең тәрбияләнүчеләр Нурлат районы морякларына багышлап истәлекле мемориал янында узган чарада катнашты. Балалар морякларны шигырьләр һәм үз куллары белән ясаган бүләкләр белән котлады.
2 августта тәрбияләнүчеләр десантчылар һәйкәле янында үткәрелгән бәйрәм митингында катнашты. Бу көнне сабыйлардан да күп котлаулар яңгырады.
Бу очрашулар мәктәпкәчә яшьтәге балаларда уңай эмоциональ караш уята. Соңыннан барысы да бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.
Мондый чараларда балаларда патриотизм, уңай әхлакый сыйфатлар, армиягә карата хөрмәт, Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләнә.
Автор: Екатерина Натарова, «Чык тамчысы» балалар бакчасы тәрбиячесе.