Нурлатта Фатыйх Хаҗиморатовның тууына 100 ел тулуга багышланган очрашу узды

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасында Фатыйх Хаҗиморатовның 100 еллыгына багышланган очрашу узды.

Кичә сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы үзенең беренче рәисе Хаҗиморатов Фатыйх Нурмөхәммәт улының тууына 100 ел тулуга багышланган очрашу уздырды. Җирлекара үзәк китапханә күренекле якташыбызга багышлап «Ул йөрәге аша дөньяны күрде» дип исемләнгән күргәзмә оештырды.

Очрашу чыннан да бик ихлас күңелдән итеп оештырылды, катнашучылар җаваплы җитәкчегә Рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерә алдылар. Әлеге чараның герое музыкаль һәм язучы сәләтенә ия булган. Аның шигырьләре игелеккә, мәхәббәткә һәм тормыш рәвешенә өндәү буларак яңгырады.

Кичәдә Фатыйх Нурмөхәммәт улының иң якын кешеләре, аның кызлары һәм оныклары катнашты. Аның кызы Розалия Фатыйховна һәм оныгы Эльвина башкаруындагы музыкаль композицияләр чараның чын бизәге  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International