16-30 июльдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм РФ ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе эгидасы астында Кырымда Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән 210 бала катнашында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең җәйге иҗади сменасы узды. Смена эшендә Ольга Ильина җитәкчелегендә Нурлатның «Эсперанса» эстрада бию ансамбле кызлары актив катнашты.
Смена кысаларында «Созвездие-Йолдызлык»ның традицион зур бушлай концертлары узды: әйтик, 19 июльдә «Артек» Халыкара балалар үзәгендә Казахстаннан, Көньяк Осетия, Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан, Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән азат ителгән территорияләрдән меңнән артык бала өчен, 23 июльдә- герой-шәһәр Севастопольнең флот офицерлары йортында, Кара диңгез флоты хәрбиләре, Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы офицерлар һәм моряклар, аларның гаилә әгъзалары, флот ветераннары һәм Татарстан Республикасыннан чакырылган хәрби хезмәтне узучылар өчен.
Смена нәтиҗәләре буенча «Эсперанса» эстрада бию ансамбле «Артек» Халыкара балалар үзәгенең алтын медале белән бүләкләнде, ә Ольга Ильина Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Россия Кара диңгез флоты командованиесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Талантлы балалар өчен файдалы һәм танып-белү ялын оештыру Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды.
Ә шушы көннәрдә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте генераль директоры Дмитрий Тумановтан хат килде. "Хөрмәтле Алмаз Сәлимович, педагогик корпус, балалар һәм ата-аналар исеменнән сменаны үткәрүдә ярдәм иткәнегез һәм фестиваль турында даими кайгыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәм!» - диелә хатта.