"Нурлат районы территориясен яшелләндерү буенча иң яхшы бизәү" конкурсында предприятиеләр, оешмалар, шулай ук район халкы катнаша ала.
Быел "Нурлат районы территориясен яшелләндерү буенча иң яхшы бизәү" конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Ишегалды территориясен иң яхшы бизәү»конкурсы
«Оешма һәм предприятиеләр территорияләрен иң яхшы бизәү»конкурсы
«Мәгариф учреждениесе территориясен иң яхшы бизәү»конкурсы
Катнашу өчен гаризалар 2022 елның 30 июленнән 15 августына кадәр кабул ителә. Фото яки видеоматериалларны кушып, гаризаларны түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: Gorod.Nurlat@tatar.ru яки Нурлат шәһәре, Совет урамы, 117нче йорт, Башкарма комитет бинасы, 2 кат, 29нчы кабинет адресы буенча бирергә.
Тулырак мәгълүмат 2-92-42 телефоны буенча шалтыратып алырга мөмкин.