Бүген съездның тантаналы ачылышы узачак.
Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды эшендә катнаша. Бүген «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 30 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Шунда ук БТК Милли советы утырышы уза, съездны ачу тантанасы була, төрле юнәлешләр буенча дискуссия мәйданчыклары эшли. Әлфия Салих кызы «Татар халкының милли-мәдәни мирасы: бүгенгесе һәм киләчәге» секциясе эшендә катнаша.
Иртәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узуы планлаштырылган.