Нурлатта «Кондырча» ландшафт паркында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нептун бәйрәмендә катнашты.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында Рөстәм Нургали улы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» проекты буенча федераль грант кысаларында төзелгән «Кондырча» ландшафт паркы белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов балалар һәм спорт мәйданчыклары, пляж һәм башка зоналар белән танышты. «Бу Татарстан Республикасында иң зур ландшафт паркы, ул 6 гектар мәйданны били. Биредә уникаль зоналар – барбекю зонасы, ат манежы, парклар өчен гадәти булмаган пляж», – диде объект белән танышу барышында Адель Мәүлетов, әлеге паркны проектлаштыру белән шөгыльләнүче архитектура-инженер компаниясе директоры.
Бу көнне паркта аниматорлар, төрле күргәзмәләр эшләде, квест-уеннар һәм башка чаралар үткәрелде. Монда ук скандинавия йөреше буенча күнегүләр үткәргән «Актив озын гомерлелеккә таба» төркеме катнашучылары Татарстан Президентына ландшафт паркын төзү белән барлыкка килгән яңа мөмкинлекләр өчен рәхмәт белдерде.