Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына эш сәфәре кысаларында ат заводында булды. «Безгә мондый үзәкләр кирәк. Атсыз татар - чын татар түгел. Һәркемнең дә үз аты булырга тиеш. Бу – безнең яшәү рәвеше», - диде ул Нурлат ат заводының ат спорты манежында булганда. Әлеге объект махсус кыр, 177 урынга исәпләнгән трибуналарны үз эченә ала.
Республика Президенты Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында ат спорты мәктәбенең административ-көнкүреш корпусы белән танышты.
Аннары Рөстәм Нургалиевич манежында тренировка дәресләрен карады. Кыска гына визиты барышында ул ат спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белән аралашырга өлгерде, шулай ук аларның уңышлары белән танышты: манежда яшь җайдакларның бүләкләре куелган почмак җиһазландырылган.Бу көннең истәлеге итеп Рөстәм Миңнеханов кечкенә җайдакларга фотосурәткә төшәргә тәкъдим итте.
Президент шулай ук нурлатлыларга да мөрәҗәгать итте, алар да бу көнне манежда тамашачы урыннарында аз түгел иде. "Ошыймы сезгә?» Рөстәм Нургалиевич " Әйе! Бик тә ошый!»