Соңгы вакытта күп фатирлы йортлардагы кебек үк, шәхси торак төзегәндә дә газ белән ягып җылытылучы система көйләү популярлашты.
Газ бик уңайлы ягулык төре, ягулык әзерләүне, аның запасларын булдыруны, аны саклау өчен җиһазлар булдыруны таләп итми. Аның бердәнбер җитешсезлеге- шартлау мөмкинлеге куркыныч катнашмасы барлыкка килү.
Индивидуаль җылылык системасын кулланучыга әлеге мөһим объектны проект нигезендә төзергә кирәк, эшләр укытылган һәм аттестацияләнгән персонал тарафыннан башкарылырга тиеш. Торак хуҗасы котельный күләмнәреннән һәм мәйданнан чыгып тәрәзәләрнең булуы турында кайгыртырга тиеш, алар газ чыгып тору очрагында шартлауны йотып алу клапаннары ролен уйнарга тиеш. Мондый тәрәзәләрдә тимер сетка катыш пыяла куярга ярамый.
Вентиляция каналын тикшерергә кирәк. Метан Һавадан җиңел булганга күрә, ул түшәмгә күтәрелә һәм газ чыгып торган вакытта урамга чыгарга тиеш.
Котельный җиһазларын һәрдаим техник карау уздырып торырга һәм нәкъ менә җәйге чор да хезмәт күрсәтү өчен елның иң уңайлы вакыты булып тора.
73 ПСЧ инженеры Панарин Сергей