Каникуллар ахырына кадәр бер ай калып бара, димәк, узган уку елына нәтиҗәләр ясарга һәм яңа уку елына планнар билгеләргә вакыт.
Дәүләт йомгаклау аттестациясенең ничек узуы һәм район педагогларының үз алларына нинди максатлар куюы турында без район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина белән сөйләштек.
- Алсу Насыйховна, узган уку елындагы дәүләт йомгаклау аттестациясенең үзенчәлекләре нинди?
- 2021-2022 уку елында 179 укучы БДИга кертелде. Быел имтиханнарның үзенчәлеге шунда: алар заманча федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә эшләнгән контроль үлчәү материалларының яңа модельләре буенча үткәрелде.
- Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында нинди фәннәр популяр иде?
– Соңгы өч ел эчендә сайлап алу предметлары буенча имтиханда катнашучылар саны буенча чагыштырма анализда шуны билгеләп үтәсе килә: быел чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе профиль дәрәҗәсендәге математика, җәмгыять белеме, физика, биология һәм инглиз теле фәннәрен сайлаган. 9 фән буенча безнең чыгарылыш сыйныф укучылары кимендә кирәкле балларны уздылар, әмма, кызганычка каршы, профильле математика, биология, җәмгыять белеме һәм информатика буенча кайбер укучылар аны җыя алмады.
- Шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучылар БДИны нинди нәтиҗәләр белән тапшырды?
– Сүз дә юк, шәһәрнең 9нчы мәктәбен тәмамлаучы әдәбияттан 100 балл җыйган Руслана Нәфыйгова һәм берьюлы ике имтиханнан-рус һәм инглиз телләре буенча иң югары баллга ия булган Асия Янгуразова өчен зур горурлык кичердек. Моннан тыш, берничә балл гына җитмәгән укучылар да бар. Имтихан нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, мәктәпне аттестат белән тәмамлаган укучыларыбыз, «Укудагы аерым уңышлары өчен»медале белән дә бүләкләнүен әйтеп үтәсе килә. Алар быел 28. Узган ел белән чагыштырганда, медалистларның уртача баллы 8,78 баллга артты.
- Узган ел белән чагыштырганда БДИ нәтиҗәләре турында нәрсә әйтә аласыз?
- БДИ нәтиҗәләре буенча уртача балл, алдагы еллар белән чагыштырганда, түбәндәге фәннәр буенча артты: профильле математика, әдәбият, физика, химия, география, инглиз теле, тарих һәм җәмгыять белеме. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 2021 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, сайлау предметлары буенча имтиханнарның уртача баллы 3,1 баллга артты: узган ел 66,5 балл булса, быел – 69,7.
- Киләсе уку елына район педагоглары алдына нинди максатлар һәм бурычлар куела?
– Без яңа 2022-2023 уку елына эш юнәлешләрен билгеләдек, беренче чиратта, бу елның уртача баллары республика күрсәткечләреннән түбәнрәк булган предметлар буенча БДИга әзерлек эшен көчәйтү, ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән җентекле эш алып бару, 9 һәм 11 сыйныф чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнарга әзерлек буенча методик ярдәм күрсәтүне активлаштыру.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш Ләйсән Галиева.