Мобиль сырхауханә Нурлат районы авыллары буенча юлын дәвам итә

2022 елның 30 июле, шимбә

11 июльдән «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектлары кысаларында авыл халкын «Мобиль сырхауханә»дә тар белгечлек табиблары кабул итә.

График буенча билгеле бер көннәрдә мобиль комплекс Чулпан һәм Фома авылларында урнашкан, карап чыгарга 16 авылда яшәүчеләр килгән.

Салдакайда да комплекс эше төгәлләнде, монда мобиль поликлиникага 8 торак пункттан авыл кешеләре килеп киттеләр. Беренче нәтиҗәләр нинди соң?

- «Мобиль сырхауханә» старт алган Чулпан авылында 207 кеше табиб – терапевт каравын узды, моннан тыш, 44 кардиологта, 26 – эндокринологта, 90 – окулистта, ультратавыш диагностикасын 104 кеше узды, ЭКГ – 105 кеше, 30дан артык кеше отоларинголог һәм гинекологта булды, - дип саннарны китерде Нурлат РҮХнең баш табибы урынбасары Татьяна Соренкова. - Моннан тыш, Чулпанда мобиль комплекс булганда авыл халкы анализ да бирә алды. Фома авылына якын-тирә 7 авылдан гына килсә дә, алар да аз түгел иде.

Әйтик, беренче көнне үк, 18 июльдә, 60тан артык кеше ЭКГ узды, ә барлыгы 5 көн эчендә 170 тән артык авыл кешесенә бу мөһим тикшерүне үткәрделәр. Чулпанга караганда ике тапкыр күбрәк, ә нәкъ менә 200ләп УЗИ да эшләнгән. Табиб-терапевт каравын 288 авыл кешесе узды. Биредә шулай ук тар белгечлек табиблары дә эшли. Мобиль комплекс үз юлын дәвам итә. 1 августта ул Әлмәт авылында авыруларны кабул итә башлый, Яңа һәм Иске Әмзә, Кычытканлы авылларында яшәүчеләр дә график буенча медицина тикшерүен уза алачак.

8 августтан 12 августка кадәр мобиль поликлиниканы Мамык, 15-19 – Иске Чаллы, 22-26 – Киекле авылларында көтәләр. Егоркинода мобиль комплекс маршруты төгәлләнәчәк, анда авыл халкын кабул итү 29 августтан 2 сентябрьгә кадәр барачак.

 

Фото "Нурлат-информ"архивыннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International