Футбол яратучылар «Тулпар» спорт сарае янында урнашкан яңа спорт объектының көн саен үзгәрүен зур кызыксыну белән күзәтәләр.
Чөнки биредә алар өчен күнегүләр һәм уеннар өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырылачак. Хәер, ел әйләнәсендә тулы көченә эшләячәк футбол манежы балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә зур мөмкинлекләр бирәчәк. 1100 квадрат метрлы ябык футбол кыры, ике киенү-чишенү һәм душ бүлмәләре, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен бәдрәфләр, процедуралар һәм табиб кабинеты белән җиһазландырылачак... Элек бу хакта хыялланырга гына була иде, ә хәзер җәйге чорда районда аеруча популяр футболның алга таба да үсәчәгенә шик юк.
Подрядчы сүзләренә караганда, манежның яртысында республиканың танылган футболчыларының, шул исәптән якташыбыз Галимҗан Хөсәеновның фотосурәтләрен урнаштыру планлаштырыла. Димәк, яшь спортчыларны күз алдында һәрвакыт остазларының үрнәкләре булачак һәм тагын да югарырак казанышларга ирешү өчен аларга омтылырлык нәрсәләр бар дигән сүз.
Объект график буенча август ахырында төзелеп бетәчәк. Хәзерге вакытта биредә төзелеш эшләре бара.
– Хәзер без түбә, административ-көнкүреш корпусын җылыту белән шөгыльләнәбез, август башына штукатур эшләрен тәмамларга планлаштырабыз, –диде подрядчы оешма генераль директоры Ленар Гарипов. Сүз уңаенда, моңа кадәр шундый ук спорт объектлары Казанда һәм Яшел Үзәндә төзелгән иде. - Бер үк вакытта территориядә инженерлык челтәрләрен урнаштырабыз, соңыннан биредә асфальтобетон катламын җәячәкбез.
Шушы көннәрдә генә җир участогы планының яңа проектын расладылар, аның нигезендә объектка керү юлы үзгәртелде, хәзер биредә брусчатка җәю күздә тотыла. Алга таба манеж һәм «Тулпар» арасындагы киртәләрне сүтү планлаштырыла.
Шушы көннәрдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин футбол манежы төзелеше барышы белән танышты. Подрядчы оешма вәкилләре белән әңгәмә барышында ул аларны эш темпларын киметмәскә, аларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга, күрсәтелгән ышанычны акларга чакырды.
"Әгәр без аны 1 сентябрьгә ача алсак, бу балаларга яңа уку елына бик яхшы бүләк булачак", – диде бу уңайдан Алмаз Сәлимович.