Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин "Сөләйманов Ә. И." КФХ басуларында булды

2022 елның 29 июле, җомга

Бу көннәрдә урып-җыю кампаниясенә күпчелек хуҗалыклар  кушылды.

"Сөләйманов Ә.И." крестьян-фермер хуҗалыгында басуга беренче комбайннар узган шимбәдә үк чыкты. Бу көннәрдә алар арпа урып-җыю белән мәшгуль. Кырларда эшләрнең барышы белән район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты.

"Беренче гектардан җыеп алынган арпа уңышын терлекләргә кышкыга бөртек әзерләүгә тоттык, – дип урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов. - Бүгенге көннән элеваторга игеннәрне ташый да башладык. Бодай да өлгерә, якын көннәрдә тулы куәткә эшләргә мөмкин булачак. Икмәк бар, басулар матур, хәзер иң мөһиме-үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу".

Һәрвакыттагыча, сөләймановлылар беренче көннән үк, 16 комбайнда бердәм булып, басуларга чыкты. Урып-җыю темплары арту белән игеннәрне ташуга көчле техниканы күбрәк җәлеп итү планлаштырыла. Җыелган уңышны элеваторга – Нурлатка, орлык материалын ындыр табагына китерәчәкләр.

Район буенча быел бөртекле культуралар мәйданы 40 мең гектардан артык тәшкил итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, урып-җыю чорында 61 бөртек суктыру комбайныннан тыш, читтән 40ка якын «кыр корабы» җәлеп ителәчәк. Алмаз Әхмәтшин, район хуҗалыкларының югары әзерлеген билгеләп үтеп, аграрийларны урып-җыю эшләрен сыйфатлы һәм югалтуларсыз башкарырга чакырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International