Казанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.
Кичә, 27 июльдә, Казанда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясенең 2022 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча юл һәлакәтләренең саны һәм республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында барлык муниципаль берәмлекләрне дә тоташтырып, утырышы узды.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә узды.
Нурлатлылар аңа видеоконференцэлемтә режимында кушылды. Республика киңәшмәсеннән соң Нурлат районы юлларында куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алышу урында дәвам итте.