«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы өлкәннәр кышка файдалы үләннәр әзерли

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Гарденотерапия-үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү (үсентеләр, йорт чәчәкләре үстерү, йорт яны участогын яшелләндерү) ярдәмендә психосоциаль реабилитациянең аерым юнәлеше.

Ул кешенең физик һәм психологик халәтенә уңай йогынты ясый, гарденотерапия кулларның вак моторикасын ныгыта, сәламәтләндерә, өлкәннәрне тынычландыра, үз кичерешләрен онытырга ярдәм итә, яңа кичерешләр уята.

 

«Гарденотерапия» программасы кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар үлән чәе (фиточай) әзерләү өчен хуш исле үләннәр җыялар.

Июль аенда әбиләр кышка мелисса, мята, чамбыр, сары мәтрүшкә,юкә чәчәге,  үги ана яфрагы үләннәрен туплыйлар. Карлыган, кура җиләге, җиләк яфракларын киптергәннәр дә инде. Аларны җиңел салкынча капчыкларга салып, кышка саклауга куялар.

Чәй өчен үләннәр җыеп, социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларның сәламәтлеге үзенчәлекләре турында онытмыйлар. Теге яки бу үләннең шифасы, үсемлекләрнең кайсы өлешләре ашарга яраклы һәм пешерү өчен яраклы, икәне турында да сөйләшәләр. Чәйне дөрес пешерергә, үлән чәйләрен куллану нормасын үтәргә, тәүлекнең кайсы вакытында аны кулланырга кирәклеген өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International