Тыл хезмәтчәне, 11 бала анасы Бибигамбәр Ногман кызы гаиләсе һәм якыннары белән зур юбилеен билгеләп үтә.
Бүген Кара Күл авылында гомер итүче Бибигамбәр Ногман кызы Әхмәдиева 105 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын, шулай ук Нурлат районы Башлыгы бүләкләрен аның урынбасары Линар Маняпов тапшырды.
Бибигамбәр Әхмәдиева лаеклы гомер кичерә, ул-сугыш ветеранының тол хатыны, 11 бала анасы. Ул кызы белән туган авылында, кайгыртучанлык һәм игътибар тоеп яши. Ул 98 яшенә кадәр бакчасында да үзе эшләгән, кош-корт тоткан, 70 яшендә дә Чирмешән елгасында су коенган, 100 яшенә чаклы газета – журналлар да укыган.