Нурлатта шәһәр күлендә 48 яшьлек ир-ат батып үлгән.
Югыйсә күл ярында коенуны тыю турында язылган аншлаглар урнаштырылган да бит.
Бүген КЧС утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин бер мәсьәләне күтәрде-Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре территориясендә урнашкан су объектларында комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында.
Нурлатта коену рөхсәт ителгән бер генә су объекты бар, бу - «Кондырча»ландшафт паркындагы пляж. Тик еш кына нурлатлылар ялларын коену тыелган сулыклар буенда үткәрә. Профилактик максатларда өч патрульлек итүче төркем көн саен рейдлар үткәрә, ярда ял итүчеләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаталар, ТР Административ хокук бозулар кодексының су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык күздә тоткан маддәләре санкцияләре үткәрәләр. «Су коену сезоны башланганнан бирле районда сулыкларга, шул исәптән су коену өчен җайланмаган сулыкларга 164 рейд үткәрелде. Бу чорда су коенуны тыя торган 45 яңа аншлаг урнаштырылды. Еш кына ял итүчеләр аларны юк итә - җимерә, яндыра, алып ташлый. Ярда ял итүчеләр белән 239 профилактик әңгәмә үткәрелде, аларда 400 дән артык кеше колачланды», – дип аңлатма бирде КЧС утырышында 125 ПСЧ начальнигы Евгений Попов.