«Нурлат-информ» «Бәллүр каләм» республика конкурсының икенче турына узды

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Быел безнең коллектив "Мультимедиа редакциясе" номинациясендә катнаша. 

5 августта Казанда, «Пирамида» мәдәни - күңел ачу комплексында журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо»XXV республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.

Быел иҗади конкурста 142 гариза теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда да күбрәк. Экспертлар тарафыннан 12 номинация буенча рус телендә – 718, татар телендә -  978 эш анализланды.  Икенче турга 51 катнашучы үтте, шуларның 18е финалга чыкты. Икенче турга узучылар арасында "Мультимедиа редакциясе” номинациясендә “ТАТМЕДИА” филиалы “Нурлат-информ” да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International