Кичә, 26 июльдә, ЮХИДИнең Нурлат бүлеге хезмәткәрләре 11 июльдә республикада башланган «Куркынычсызлык каешы» профилактик чарасы кысаларында чираттагы рейд үткәрде.
Юл-патруль хезмәте һәм участок уполномоченныйлары экипажларын урнаштыру урыны булып Пушкин урамы торды. Патрульлек итү вакытында берничә хокук бозу очрагы ачыкланды. Шоферларны штрафлар да куркытмый. Әйтик, бер яшь нурлатлының автомобилен тәртип сакчылары беренче генә тапкыр гына туктатмый инде, куркынычсызлык каешын кулланмау белән дә шундый ук хәл. Автоинспекторларның куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу сәбәпләре турындагы соравына бер катлаулы гади генә җавап бирә: «болай җайлы бит»... Тик менә шундый «уңайлылык» өчен генә дә 1000 сум штраф түләргә туры киләчәк.
«Куркынычсызлык каешын кулланмаган өчен штраф агымдагы елдан машина йөртүче дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре тарафыннан тәүлегенә күпме туктатылачак шулкадәр тапкыр билгеләнә», – дип аңлатма бирде бу уңайдан районның баш автоинспекторы Денис Агеев.
Бәхеткә, юлларда мондый тәртип бозучылар аз, Нурлат шоферларының күпчелеге, нигездә, законда билгеләнгән кагыйдәләрне үти. Алар арасында Ирек Мостафин да бар, рейд көнендә аның автомобилен автоинспекторлар туктатты.
«Мин инде 25 ел руль артында, һәрвакыт юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп йөрим. Беренче чиратта, Бу безнең үз иминлегебез өчен кирәк. Мондый рейдлар юл кагыйдәләрен бозучылар мөмкин кадәр азрак булсын өчен бик кирәк дип саныйм», – дип уртаклашты автомобиль хуҗасы.
Автоинспекторлар сүзләренә караганда, мондый профилактик чаралар даими үткәреләчәк.