Нурлатның 12 нче номерлы «Буратино» балалар бакчасында «Җитез туп» футбол матчы узды.
Уенда барысы да чып-чын иде: командаларның исеме, капкачыны сайлау һәм командаларның бер-берсенә сәламләве. Футбол кырында командалар арасында чын көрәш барды.
Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге катнашучыларны гына түгел, ә бәлки үз командаларына көч биреп торган җанатарларны да җәлеп итте: кычкырдылар, алкышладылар, кул чаптылар. Ярыш чын мәгънәсендә мавыктыргыч һәм күңелле булды. Әмма иң мөһиме, һичшиксез, бу яхшы кәеф, дустанә атмосфера һәм балаларның йөзләрендәге шатлык!