24 июльдә Халык мәгарифе отличнигы, «Татнефть» оешмасының Мактаулы нефтьчесе һәм Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины Мария Михайловна Спасова 81 яшендә вафат булды.
Мария Михайловна - Нурлат районында танылган һәм хөрмәтле шәхес. Ул Мамык авылында туган, Мәләкәс педагогика институтын тәмамлаганнан соң Нурлатның 2нче урта мәктәбендә математика һәм физика укытучысы, район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли башлый. Аннары аны партия райкомына идеология буенча секретарь итеп күчерәләр, ул халык депутатларының район Советы башкарма комитетын җитәкли, ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Мария Спасова «Нурлатнефть» НГДУсы уку-курс комбинатыннан аңа 15 ел җитәкчелек итеп, 62 яшендә лаеклы ялга чыга. Ул медальләр, КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Мария Михайловнаның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Хушлашу тантанасы (митинг) 26 июльдә 11.00 сәгатьтә Нурлат шәһәре, Шашин урамы, 7 нче йорт адресы буенча узачак.