Нурлат районында сулыкларга рейдлар көн саен үткәрелә

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Коену сезоны башланганнан бирле Нурлат районында сулыкларга 122 рейд үткәрелде, шул исәптән су коену өчен җайланмаганнарына да.

Бу вакыт эчендә су коюны тыючы 45 аншлаг урнаштырылган, 239 әңгәмә үткәрелгән, 400дән артык кеше профилактик чаралар белән колачланган. "Районда 3 мобиль төркем булдырылды, алар составында район башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, шулай ук Чулпан һәм Урта Камышлы авыл җирлекләре башлыклары бар», – дип хәбәр итте балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча сәркатип Гүзәл Ганиева. Узган шимбәдә шулай ук Чулпан һәм Урта Камышлы юнәлешләрендә дә рейдлар узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International