Түбән Нурлат микрорайонында балалар өчен җәйге тәрбия курслары уза

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Гадәттәгечә, быел да алар микрорайонда эшләп килүче ике мәчет көче белән оештырылды. 

Курсларда аерым төркемнәр белән 45 малай һәм кыз шөгыльләнә. Алар-микрорайонның яшь балаллары гына түгел, җәйгә якыннарына кунакка килгән балалар да. Курсларның максаты-балаларны ислам һәм мөселман әхлагы нигезләре белән таныштыру, шуңа күрә махсус эшләнгән программа һәм аралашу буенча билгеле бер вакыт бирелә.

"Курслар 6 көн сәгать9.00дан 13.00 сәгатькә кадәр барачак, – дип сөйләде бер мәчетнең имам-хатыйбы Хафизулла хәзрәт Гыйрфанов. - Ислам нигезләре укытучылары Абдулла хәзрәт Мортазин һәм Вәсилә Мортазина алып барган теоретик өлештән соң, балалар «Нур» татар мәдәни үзәге хезмәткәрләре Фирүзә Бикташева һәм Сиринә Халитова алар белән күңел ачу чаралары уздыралар. Аннан соң балалар Рушания Рәҗәпова әзерләгән төшке ашны тәмләп ашыйлар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International