Нурлатта район предприятиеләре, оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка үтте

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Бүген район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча Нурлат муниципаль районы предприятиеләре, оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән планерка булды.

Беренче булып утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зәринә Сәйфетдинова Нурлат муниципаль районының 2022 елның I яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

2022 елда Нурлат муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларның дәүләт (йомгаклау) аттестациясе нәтиҗәләре турында мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина чыгыш ясады.

 Планерка район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Салават Усманов чыгышы белән дәвам итте. Ул Нурлат муниципаль районында 2022 елның узган чоры йомгаклары буенча капиталь ремонт һәм төзелеш программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин 2021 елда запастагы гражданнарны хәрби исәпкә алу һәм броньлауның торышы турында сөйләде.

Авыл халкының ялын оештыру һәм 2022 елның июлендә районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлар турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы, район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Медникова хәбәр итте.

«Промочистка» оешмасының 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеге һәм икенче яртыеллыкка бурычлары турындагы мәсьәлә белән «Промочистка» ҖЧҖ идарәчесе Рамил Шәрәпов чыгыш ясады.

 

Утырышта Әхмәт һәм Яңа Тумба авыл җирлекләре башлыкларын районның авыл җирлекләрендә алып барыла торган эшләр һәм аларны үстерү перспективалары турында тыңладылар.

Утырыш бүләкләү белән дәвам итте.

Киңәйтелгән планерка эшенә район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелек итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International