Кәкре Атауда 137 ел элек куелган манара яңасына алыштырылды.
19 гасыр ахырында төзелгән мәчеттән көн саен изге азан яңгырый һәм ул кәкреатаулыларның күп буыннары өчен гыйбадәт йорты функциясен башкарудан туктамый. Әлбәттә, вакыт тарихи бинада үз эзен салды, шуңа күрә узган ел яраксыз хәлгә килгән алгы бүлмәне сүттеләр, янкорма төзеделәр, баскыч ясадылар. Эчтәге уңайлыклар турында да кайгыртканнар: кое казып, су керткәннәр, санузел, юыну бүлмәсе ясаганнар. Ә быел авыл халкы мәчеткә яңа манара урнаштырды.
– Бу вакыт эчендә аны берничә тапкыр яңарттык, - диде авылның хөрмәтле кешесе Хәлиулла Хәйруллин.
- Фасад эшләренә керешкәч, баганаларның черүен ачыкладык, шуңа күрә манараны алыштыру турында бердәм карар кабул ителде. Авыл халкы да, читтә яшәүчеләр дә матди ярдәм күрсәтте. Манара ясарга изге эш инициаторларының берсе Шамил Сафиуллин, шулай ук Илзир Гатин, Илшат Кыямов, Ленар Закиров чакырылган. Артур Сафиуллин үз акчаларына Казанда ярым ай эшләткән.
Манара өч секцияле, ә аның каркасын тулысынча металл итеп ясаганнар.
Аны кран ярдәмендә күтәргәч, өлкәннәр догалар укыдылар. Вакыйганың видеоязмасын социаль челтәрләрнең берсендә авыл халкының гомуми сәхифәсендә урнаштырдылар, алар арасында бу яңалыкны күз яшьләре һәм рәхмәт сүзләре белән кабул итүчеләр дә күп иде.
Гасырдан артык авыл елъязмасы вакыйгалары шаһиты булган дин йортының яңарышы кәкрекүллеләрне таң калдырды. Әмма авыл халкы манара кую белән генә чикләнмичә, быел киләсе елга планлаштырылган түбә ябу эшләрен дә башкарырга карар кылды. Өстәмә терәкләр урнаштырырга һәм профнастил белән тышларга булдылар. Һәм бу эшләр башланды инде.