Нурлатта яшь шахмат сөючеләр арасында турнир узды

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Турнир Халыкара шахмат көненә багышланган иде.

«Киләчәк» балалар иҗат үзәгендә мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында шахмат турниры узды. Нурлат шәһәренең шахмат-шашка клубы әгъзалары билгеләп үткәнчә, Уеннар Швейцария системасы буенча, 5 турда узган. Ярыш бик киеренке һәм кызыклы килеп чыкты, күп кенә балалар югары дәрәҗәдәге уен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Турнир тәмамлангач, һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Турнир җиңүчеләре

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар 

Кызлар

1 урын-Йосыпова Лилия, 7 яшь

 2 урын-Абделганиева Самира, 6 яшь

 

Малайлар

1 урын-Мәхмүтов Роберт, 7 яшь

2 урын-Мәҗитов Илсур, 7 яшь

3 урын-Усманов Хәсән, 5 яшь

 

Укучылар

8-10 яшь 

1 урын-Галимҗанов Раяз, 10 яшь

2 урын-Нуруллин Искәндәр, 9 яшь

3 урын-Буланов Игорь, 10 яшь

 

 11-17 яшь

 1 урын-Һадиев Айдар, 13 яшь

  2 урын-Җиһангиров Камил, 12 яшь

Севастьянов Артем һәм Хөсәенов Ислам "Актив катнашкан өчен” грамотасына лаек булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International