Нурлат районында 40ка якын ашлык җитештерүче һәм эшкәртүче исәпләнә

2022 елның 24 июле, якшәмбе

Быелдан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яңача эшли башлаячак.

1 июльдән бөртекне һәм бөртектән ясалган продуктларны эшкәртү продуктларын күзәтү буенча Федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәү башланды. Системаның билгеләнеше, анда теркәлеп эшли башлау белән бәйле мәсьәләләр турында без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов белән сөйләштек.

- Ирек Минсалихович, әйдәгез, башта «Бөртек» Федераль дәүләт мәгълүмат системасының нәрсә икәнен һәм аның нинди максатларны күздә тотуына ачыклык кертик әле.

- Система Россия территориясендә җитештерелгән барлык бөртекнең һәм аннан ясалган барлык продуктларны күзәтеп бару, шулай ук аларны җитештерү, ташу, сату, саклау, эшкәртү һәм утильләштерү белән бәйле мәгълүматны җыю, анализлау процессларын автоматлаштыру өчен кертелә. Бердәм системада эшли башлау бөртек базарында эшне нәтиҗәлерәк итәргә һәм төбәкләрнең илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә керткән өлешен күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк дип санала.

- Районда бөртек җитештерүчеләр инде системада теркәлә башлады инде. Бу эшне нинди срокларда башкарып өлгерергә кирәк булачак? Системада теркәү кыенлыклар тудырмымы?

 

- Әйе, эш башланды. Районда 40ка якын бөртек җитештерүче һәм эшкәртүче исәпләнә. Болар-эре һәм вак фермер хуҗалыклары, элеваторлар. Бүгенге көндә аларның яртысына якыны системада теркәлергә өлгергән инде. Аны гамәлгә кертү 4 этаптан тора. 1 июльдән ирекле теркәлү башланды, 1 сентябрьдән ул мәҗбүри булачак. Ә 2023 елның 1 гыйнварыннан системага бөртек эшкәртү буенча мәгълүмат та кертеләчәк. Системада теркәү Дәүләт хезмәтләре Порталы аша башкарыла. Теркәлгәндә көчәйтелгән квалификация яки квалификацияле булмаган электрон имза кирәк булачак.

Аңлавымча, бөртек җитештерүчеләр алдагы урак чорында җыелган бөртек партияләрен системада теркәргә тиеш булачак. Нинди мәгълүмат кертергә кирәк соң? Бу кыенлыклар тудырмасмы?

– Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәр бөртек партиясенең үстерелгән урыны, уңыш җыеп алынган җир кишәрлегенең мәйданы, массасы, аны саклау урыны һәм җир кишәрлегенә әйбер хокукы рәвеше турында мәгълүмат кертергә тиеш булачак. Алга таба, әлбәттә, аның җибәрелүе турында да мәгълүмат өстәләчәк. Димәк, системада бөртекнең бар күчеше чагылыш табачак. Системага бөртекле, кузаклы, майлы культуралар һәм аларны эшкәртү продуктлары турында бөтен мәгълүмат кертелергә тиеш. Быелдан 5 төрле культура-арыш, кукуруз, соя, карабодай һәм дөгегә мониторинг үткәреләчәк. Системада әлеге төр культуралар турында мәгълүмат пәйда булганнан соң, махсус лаборатория хезмәткәрләре әлеге партиягә анализ ясаячак.

Гомумән алганда, системада эшләргә куркырга кирәкми. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү тәҗрибәсе бар инде, сөт һәм ит җитештерүчеләр берничә ел «Меркурий»системасы ярдәмендә эшли. «Бөртек» системасында эшләүгә кагылышлы сораулар туса, безнең идарә белгечләре һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International