Нурлаттан 14 яшьлек Илина Әфләтунова ат спорты белән 7 яшьтән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый

2022 елның 24 июле, якшәмбе

Илина-июль башында Түбән Новгородта Идел буе федераль округының балалар арасында конкур буенча узган регионара ярышларында абсолют җиңүче.

Илинага 14 яшь һәм ул бүгеннән үк ат спорты буенча төрле ярышларда яуланган күп санлы медальләре, кубоклары һәм грамоталары белән мактана ала инде. Ә спортның бу төре белән ул 5 яшьлек чагында кызыксынып китә.

«Ул вакытта танышларыбызның зур булмаган ат фермасы бар иде, без Илинага пониларны күрсәттек. Ул аларны шулкадәр ошатты, һәм без  аны ат спортына биреп карарга булдык", - дип искә алды яшь җайдакның әнисе Алина Анатольевна.

Алар өчен тренировкаларга атнага берничә тапкыр күрше Самара өлкәсенең Чаллы Башына йөрергә туры килү дә киртә булмый. Нәкъ менә биредә ул 7 яшендә әлеге спорт төре белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый. Шул чордан ул тренеры Анастасия Семеновадан аерылмый, күптән түгел Илина аның тормыш иптәше – тренер Вадим Марковтан да дәресләр ала башлаган.

«Мин тренерларыма рәхмәтле, алар тренировкалар вакытында да, ярышларда да ярдәм итәләр. Аларның сүзләре, киңәшләре миңа һәрчак ярдәм итә», - дип сөйли үзенең остазлары турында  Илина.

Тренерларның һәм шәкертнең шундый бердәмлеге, әлбәттә, үз нәтиҗәләрен бирә. Әйтик, узган атнада гына Илина чираттагы ярышлардан җиңү белән кайтты: ул Самара өлкәсенең «Ермак» ат заводы Кубогы ярышларында берьюлы өч 1нче урынны яулады.

 

Илинага мондый нәтиҗәләргә ирешергә үҗәтлек һәм гаҗәеп хезмәт булыша. Бер генә тренировкалар бик күп вакытны били: уку вакытында ул атнасына 4 тапкыр шөгыльләнсә, каникулларда һәр көнне осталыгын чарлый. Ә кичләрен ат абзарына ашыга, чөнки анда аны туган көненә бүләк ителгән колыны - Пальма көтә.

"Кызыбызның мавыгуын тулысынча хуплыйбыз, әлбәттә, бу зур финанс чыгымнары таләп итә, әмма Илинаның чираттагы уңышларга ирешүен күреп, моның юкка гына булмавын аңлыйбыз», – ди гаилә башлыгы Илнур Зиннәтулла улы.

Илинаның атларга карата булган мәхәббәте кече энесенә дә күчә бара. Илһамга бер яшьтән артыграк кына булса да, апасы белән рәхәтләнеп атка атланып йөри. Кем белә, бәлки, берничә елдан без аның да ат  спортындагы уңышларына  сөенербез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International