Нурлатта быел беренче милли туйны узды

2022 елның 23 июле, шимбә

Юрий һәм Алинә Гавриловлар туйларын танышу көнендә 7 елдан соң билгеләп үттеләр. Әмма бу көн моның белән генә яшьләр һәм аларның туганнары өчен истәлекле тантана булып кереп калмады.

Никахтан соң икенче көнне яшь гаилә Юрийның туган авылында-Иске Чаллыда туйны этник стильдә билгеләп үтте.

Чуашларның традицион туйлары үзенә бик күп символлар һәм йолалар алып килә, һәм Гавриловлар аның форматын һәм ямен яңадан торгызырга булганнар. Алар кунаклар белән милли киемнәрдә дәртле җырлар белән авыл урамнары буйлап уздылар, юлда очрашканнарны сыйладылар. Ата-аналар яшьләрне өй каршында каршы алды, йомшак күмәч белән фатиха бирде, халык гореф-гадәтләренә тугры калып, изге теләкләрен җиткерде.

Туй үткәрү инициативасы белән кәләшнең әнисе чыкты.

– Балалар өчен онытылмаслык бәйрәм оештырасы иде, ул гомер буе хәтердә калсын иде, - дип уртаклашты Наталья Приданникова. Бу яклап аны барлык туганнары да хуплаган.

- Бәхетле яшәсеннәр! - киленнең әбисе Лидия Шишкова да сөенечен яшермәде. – Мин үзем чуваш кызы, ирем рус. Балалар чуаш телен белми, кияүләр һәм киленнәрем дә рус. Оныгым чуваш егетенә кияүгә чыгуына мин бик шат. Яңа туганнарыбыз-кодалар белән туган телдә сөйләшәчәкбез. Бу бик яхшы!

Яшь Гавриловлар гаиләсенә һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева да изге теләкләрен җиткерде.

– Тыныч һәм тату яшәгез, иң мөһиме – ата-бабаларыгызның гореф-гадәтләрен онытмагыз, - диде Галина Владимировна.

Нурлат районында «Милли туйлар» проекты туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында старт алды һәм бүгенге көнгә дә дәвам итә, чөнки яшь парлар арасында тантананы онытылмаслык һәм якты итеп үткәрәсе килүчеләр арасында аз түгел.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International