Кичә Нурлатта "Автоледи-2022” республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Гүзәл затлар арасында традицион ярыш 2 этапта узды: теория һәм практика. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест узганнан соң, катнашучылар автомәйданчыкта фигуралы йөртү күнекмәләрен күрсәтте.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы автоледи булып Наталья Львова танылды, икенче урында – Алена Иванова, өченчедә-Алена Мостафина. Призерларны һәм җиңүчеләрне ЮХИДИнең Нурлат бүлеге начальнигы Денис Агеев котлады.
"Кайбер хатын-кызларга руль артында урын юк, дисәләр дә, автоледилар юлда тәртиплерәк дип саныйм. Моны бүгенге конкурс та раслады. Барлык катнашучыларны котлыйм, ә җиңүчегә конкурсның киләсе этабында уңышлар телим, ул безнең районны Чистайда зона этабында тәкъдим итәчәк», – диде Денис Геннадьевич һәм конкурс ел саен район юлларында иминлекне тәэмин итү һәм машина йөртү культурасын күтәрү максатыннан үткәрелә, дип билгеләп үтте.
"Мин конкурста беренче тапкыр катнашам. Аның турында социаль челтәрләрдә белдем, анда үз көчемне сынап карарга булдым", - дип уртаклашты Гөлия Хисмәтуллина.
Барлык катнашучыларга да бүләкләр, грамоталар һәм конкурсны оештыручылардан кубоклар тапшырылды.