Нурлат шәһәре ишегаллары көннән-көн үзгәрә

2022 елның 23 июле, шимбә

Быел шәһәрдә «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 24 ишегалды территориясе төзекләндерелә. Шуларның 5се-төньяк-көнчыгыш микрорайонында.

Шушы көннәрдә генә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Кариев һәм Тимерҗанов урамнарындагы ишегалларында алып барыла торган эшләр белән танышты.

Тимерҗанов ур., 11 һәм 11А, шулай ук Кариев ур., 38нче йорт янында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша: парковка урыннары төзекләндерелде, тротуарлар ясалды, юллар асфальтланды, балалар өчен уен комплекслары да урнаштырылды, яшелләндерү эшләре башкарыла. Ә менә Тимерҗанов урамындагы 5, 5А, 7, 9, 9А номерлы йортларны берләштергән ишегалдында эшләр кызганнан-кыза бара.

«Биредә эшләр ике атна элек башланган. Ай ахырына кадәр тәмамларга планлаштырабыз, - диде субподрядчы оешма мастеры Андрей Махиян. - Безнең карамакта шәһәрдә 8 ишегалды бар, шуларның 5сендә эшләр тулысынча төгәлләнгән».

Алмаз Әхмәтшин барлык ишегалларында да булды, җаваплы кешеләргә киңәшләр бирде, төзелеш эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкару кирәклегенә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International