Нурлат районы хезмәтчәннәре республикада беренчеләрдән булып урып-җыюга кереште

2022 елның 23 июле, шимбә

"Сөләйманов Ә.И." крестьян-фермер хуҗалыгында беренче көннән кырларга 14 ашлык җыю комбайны чыкты.

Бүген Нурлат районында бөртекле культураларны урып-җыю башланды.  Соңгы елларда Нурлат районында матур традиция буенча басуларга беренчеләрдән булып "Сөләйманов Ә.И." КФХ аграрийлары чыга - 14 комбайн эшли. Алар ашлык әзерләүгә тотылачак арпаны урып-җыю белән мәшгуль.

Тулаем район буенча бу сезонда бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы 40 мең гектардан артык тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International