Нурлат телевидениесендә беренче журналистлар Сабантуеннан видеорепортаж күрсәтәчәкләр

2022 елның 22 июле, җомга

Бүген 19.30 сәгатьтә Нурлат телевидениесендә «Нурлат-информ» җыелма командасының беренче журналистлар Сабантуенда җиңү яулавы турында сюжет күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, медиасабантуй Байлар Сабасында узды һәм «ТАТМЕДИА» медиахолдингының 15 еллыгына багышланган иде.

Анда баш мөхәррир Резедә Гиняева җитәкчелегендә «Нурлат-информ» журналистлар җыелма командасы да катнашты, ул спартакиаданың команда зачетында 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиоканал, «ТАТМЕДИА»АҖ вәкилләре арасында 1 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International