Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлатта ябык футбол манежын төзү барышы белән танышты

2022 елның 22 июле, җомга

Яшь шәһәрлеләрнең шатлыгына аны уку елы башына ачарга ниятлиләр.

Футбол кыры һәм административ-көнкүреш бинасы булган яңа спорт объекты бердәм тент түбәсе астында Төньяк-көнчыгыш микрорайоны территориясендә «Тулпар»спорт сарае янында төзелә.

«Хәзерге вакытта манеж бинасында түбә ябыла, фасадны җылыталар, киләсе атнада 1 августка кадәр фасад штукатуркасын төгәлләргә планлаштырабыз, – диде подрядчы оешма генераль директоры Илнур Гарипов. - Территориядә инженерлык челтәрләре сузыла, алга таба асфальт-бетон өслеге җәю күздә тотыла».

Бүген, 22 июльдә, ябык футбол манежын төзү барышы белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин танышты. Ул подрядчы оешма вәкилләре белән аралашты, төзелеш темпларын киметмәскә һәм вакытка сыешырга, шулай ук эшне сыйфатлы итеп башкарырга кушты.

Футбол манежын кулланылышка тапшыру 1 сентябрьгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International