Нурлатның ун гаиләсе газификациягә бер тапкыр бирелә торган түләү алды

2022 елның 22 июле, җомга

Республика программасы ярдәмендә Нурлат районында 10 гаиләгә газ үткәрү чыгымнарын компенсацияләделәр.

Бу хакта безгә республика матди ярдәм үзәгенең 33нче җирле бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

- Максималь субсидия-Бөек Ватан сугышы ветераннарына, беренче һәм икенче төркем инвалидларына, йә гаилә составында әлеге категория гражданнарына керемне исәпкә алмыйча 80 мең сумга кадәр тиеш. Инвалид балалары булган гаиләләргә дә керемнәре 10 мең сумнан кимрәк булган күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә дә,-дип билгеләп үтә бүлекчә җитәкчесе Әлфия Сараева.

Сүз уңаеннан, безнең районда йорт яны участогы эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазлары сатып алу буенча 6 гариза бирүчегә 80 000 сумга кадәр чыгымнарны каплаган. Тагын 4 гаиләгә 60 000 сумга кадәр субсидия бирелде. Бу аларның айга җыелма кереме 10 000 сумнан алып 19 000 сумга кадәр үзгәреп торуы белән бәйле.

Документларны кабул итү тәмамланганчы нибары дүрт ай вакыт калып бара. Моның өчен җирле социаль яклау органнарына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунда ук кирәкле документлар исемлеге белән таныштырачаклар. Исегезгә төшерәбез, бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турындагы гаризаны торак урын милекчесе генә бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International