1 августтан 2021 елда эшләгән һәм иминият взнослары кергән 2894 нурлатлының пенсияләре артачак.
ТР буенча РПФ бүлегенең Нурлат районындагы бүлеге клиент хезмәте (бүлек хокукларында) яңадан исәп-хисапны гариза бирмичә генә үткәрәчәк.
– Пенсия күләме теркәлгән коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә күбрәк. Яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2022 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 354 сум 30 тиен, – дип аңлата клиентлар хезмәте җитәкчесе Рушания Шакирова.
Шулай ук 1 августтан пенсионерларга иминият пенсиясен арттырудан тыш, пенсия тупланмалары акчаларыннан: тупланма пенсиядән, ашыгыч пенсия түләвеннән һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрдән түләүләр күләме дә арттырылачак, дип билгеләп үтә.
- Бу очракта пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү Нурлат районының 41 пенсионерына кагылачак. Аларның айлык түләүләре 2021 елга инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректлау коэффициентын исәпкә алып арттырылачак. Тупланма пенсия өчен ул 3,07 процент тәшкил итәчәк, пенсия тупланмаларын финанслашу дәүләт программасында катнашучылар ала торган ашыгыч пенсия түләү өчен коэффициент 3,18 процент тәшкил итәчәк, – дип тәмамлады Рушания Мөбиновна.