Бер ай элек башланган зонаны төзекләндерү буенча эш нәтиҗәләре авыл халкына күңеленә хуш килде.
Мәдәният йорты бинасында элемтә бүлеге, китапханә, авыл җирлеге башкарма комитеты да урнашкан, шуңа күрә биредә көн буе кеше күп була. Менә әмзәлеләр матур шартларда ял итү, авыл халкы белән аралашу мөмкинлеген дә алды. Әмзә авыл җирлеге башкарма комитеты һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән үзләре эскәмияләр, яктырткычлар, фонтан, чәчәк түтәлләре ясалган.
"Ял итү зонасы хәйрия чаралары хисабына төзекләндерелде. Якын киләчәктә аны балалар да, авыл халкы да көндәлек мәшәкатьләрдән буш вакытларында ял итә алсын Хәтер аллеясы белән тоташтырып, зур парк төзү дә планлаштырыла», – диде Әмзә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина.