Нурлат мәктәпкәчә яшьтәге балалар автоинспекторлар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә

2022 елның 22 июле, җомга

Шушы көннәрдә «Камыр Батыр» балалар бакчасында «Куркынычсыз юл» акциясе узды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар янына кунакка «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалтдинова һәм ЮХИДИнең Нурлат бүлеге инспекторы Ришат Паймурзин килде.

Балалар тәрбиячеләр белән бергә автошәһәрчектә үзләрен ничек тотарга, ничек дөрес итеп һәм кайда юл аркылы чыгарга кирәклеген күрсәтте, Карамельканы юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтте.

Аннан Гөлфия Харис кызы һәм ДАИ хезмәткәрләре белән бергә юлга чыгып, анда реаль шартларда җәяүлеләр кичүендә үз белемнәрен күрсәттеләр. Акцияне "Уяу булыгыз, машина йөртүчеләр, Сез дә бит әти-әниләр!» сүзләре һәм рәсемнәр тарату белән йомгакладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International