73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге балалар лагерында эвакуацияләү буенча өйрәнү күнекмәләрен үткәрде

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Балалар җәйге лагерьның 3 сменасында ял итүчеләр янгын куркынычсызлыгы буенча уку-укыту күнегүендә катнаша алдылар.

Кичә «Татнефть» оешмасының «Чияле алан» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балаларны биналардан эвакуацияләү буенча күнекмә үткәрелде.

"Тренировка барышында лагерьның барлык персоналы җәлеп ителде, лагерьның вожатыйлар хәрәкәтенә, янгын сигнализациясенең торышына, янгын вакытында кешеләргә хәбәр итү системаларына һәм эвакуация юлларына аерым игътибар бирелде», – дип сөйләде «Нурлат-информ»га 73нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге инспекторы Лилия Шәкурова.

Моннан тыш, балалар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмә үткәрелде, аларга ут килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында җентекләп сөйләделәр. Биредә үк «Янгын куркынычсызлыгы балалар күзлегеннән» дигән темага рәсем конкурсы игълан ителде. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International