Нурлатка Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры килде

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин озатуында Фәрит Хәнифов региональ һәм муниципаль әһәмияткә ия булган юлларны карап чыкты, шәһәрдә тротуарларны һәм юлларны капиталь ремонтлау барышы белән танышты, шулай ук автостанциядә булды.

Бүген Нурлат районыт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов булып китте. Визит кысаларында алар Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә Чуваш Тимерлеге, Яңа Тумба, Зирекле, Фома, Биккол, Әхмәт һәм Чишмә торак пунктларына юлларның торышын тикшерде. Шулай ук Фәрит Мөдәрис улы «Нурлат-Чуаш Тимерлеге-Биккол-Фома» автомобиль юлын ремонтлау, шулай ук Гыйматдинов урамын капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Шунда ук министр «Нурлат АТП»сы шәһәр автостанциясендә дә булды. Бүген шәһәр һәм шәһәр яны маршрудларында 7 автобус йөри, 2021 елда пассажирлар агымы 95854 кеше (шәһәр) һәм 22830 кеше (шәһәр яны) тәшкил итә. Билгеләп үтелгәнчә, 2022 елдан Нурлат районы Татарстан Республикасының шәһәр яны маршрутларын субсидияләү программасында катнаша, бу предприятиенең финанс-икътисади эшчәнлеген ныгытырга һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек биргән. Шул уңайдан Алмаз Сәлимович министрга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Аннары сөйләшү җаваплы затлар, шулай ук подрядчы оешма җитәкчеләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә дәвам итте. Монда Фәрит Мөдәрис улына автомобиль юллары, шулай ук Нурлат районы территориясендә тормышка ашырыла торган җәмәгать транспорты буенча кыскача мәгълүмат җиткерелде. Эш визиты ахырында министр кайбер нәтиҗәләр ясады.

«Бүген район башлыгы һәм аның командасы белән бергә бөтен районны да йөреп чыктык, быел төзелә торган объектларны, шулай ук алдагы елларга планлаштырылган объектларны карадык. Барлык эшләр дә график буенча бара. Моннан тыш, без юлларны ранжировкалау белән дә шөгыльләндек. Бу 2030 елга район буенча юлларны ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләү буенча тулы күзаллау булсын өчен кирәк. Бу уңайдан безнең арада бик җанлы диалог булды. Һәм ул кирәк иде, чөнки өстенлекләрне дөрес итеп билгеләү бик мөһим, чөнки бу социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, яңа эре сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре төзелеше белән дә бәйле", - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов.

Министр шулай ук юлларның интенсивлыгын исәпкә алып, юл өслегенең оптималь конструкцияләрен эзләүнең актуальлеген билгеләп үтте. Ул район авылларында үзара салым программасы кысаларында юллар төзү тәҗрибәсен, шулай ук шәһәр транспорты маршрутларын төзегәндә җәмәгать тыңлаулары үткәрүне уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International