Якушкино авыл җирлеге башкарма комитеты өй туена әзерләнә

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Якушкино авыл җирлеге башкарма комитеты өчен яңа бина төзелеше ахырына якынлаша.

Подрядчы оешма эчке эшләр белән мәшгуль, параллель рәвештә якындагы территорияне төзекләндерүгә керешкәннәр. Шушы көннәрдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин та башкарылган эшләрнең сыйфаты белән танышты. Подрядчы ышандырганча, барысы да план буенча бара. Түшәм системасын монтажлауга керештеләр,чиратта идәннәр. Кирәкле барлык материал да җитәрлек күләмдә бар. Ә бу административ бинаның проектта каралган вакыттан да иртәрәк тапшырылачагына ышаныч тудыра: төзелә торган объект паспортында ул 1 октябрьдә билгеләнгән.

– Инде хәзер үк коммуникацияләр үткәрү, шул исәптән бинаны газлаштыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, - дип йөкләде Алмаз Сәлимович җаваплы хезмәтләргә.

Социаль әһәмиятле объект республика программасы буенча төзелә. Ахыр чиктә, ул барлык заманча таләпләргә җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International